Казанда "Татмедиа"ның легендар брендлары" конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бүләкләү тантанасы "Татмедиа" АҖның туган көненә багышланды. Конкурс март аенда башланган иде. Газета, журнал, электрон басма, телерадиокомпания коллективларына үз ММЧлары турында мөмкин кадәр мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләргә тәкъдим ителде.
Бәйгедә барлыгы 44 шәһәр һәм район газетасы, 12 журнал, 9 телерадиокомпания, 7 мультимедиа редакциясе катнашты. Алар 4 номинациядә ярышты: "Легендар газета", "Легендар журнал", «Легендар телерадиокомпания», «Легендар мультимедиа редакциясе". Теләгән барча кеше 12 майдан алып 15 сентябрьгә кадәр интернет аша үзенең яраткан басмасы өчен тавыш бирә алды. Конкурста катнашучылар өчен барлыгы 56 мең тавыш бирелгән.
Конкурсның максаты - журналистлар, укучылар, тамашачылар тарафыннан редакцияләргә карата кызыксыну уяту, бер проектта лаеклы дан, хөрмәт, күчүчәнлек һәм стильгә тугрылык берләштерү.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова мөрәҗәгать итте. "Татарстанда легендар дип аталырга лаек һәм бүгенге көндә шундый булган ММЧ шактый. Үзебезнең тарихка, горурлана алырлык фактларга мөрәҗәгать итүебез бик яхшы. Әлбәттә, басмаларның тарихы гади генә түгел: алар илебез үсешенең катлаулы этаплары турында сөйли. 90нчы елларда безгә, тарихыбызны онытырга, барысын да сызып ташлап, тормышны яңа биттән башларга тиешбез, диделәр. Әмма без үз тарихыбызны белүебез һәм аның безгә кадерле булуын күрсәтәбез",- диде Римма Ратникова.
"Татмедиа" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов та кунакларны сәламләде, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, "Татмедиа"ның төп уңышлары хакында сөйләде. "Бүген "Татмедиа" - ул бик зур профессионаллар армиясе. Көн саен без 1 меңнән артык яңалык бирәбез. Без онлайн-режимда эшлибез, "ВКонтакте" социаль челтәрендә берничә йөз мең язылучыбыз, мультимедиа, хәбәрчеләр пунктлары челтәре бар. Бүгенгә без теләсә нинди бурычны үтәргә әзер. Безнең Директорлар советы, конкурсның төп партнеры - "Просто молоко" компаниясенә рәхмәт белдерәсем килә. Бер ай элек Татарстан Президентын сайлаулар узды, анда "Без бергә!" дигән шигарь яңгырады. Һәм менә бүген без бергә булганда олы җитди бурычларны хәл итә алабыз дип зур ышаныч белән әйтә алабыз", - диде Фәрит Шаһиәхмәтов.
ТР Президенты аппараты җитәкчесе, "Татмедиа" ААҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров тантананың мәртәбәле кунагы булды. "Һичшиксез, бүгенге кебек бәйрәмнәр кирәк. Бу чараның шундый конкурс форматында узуы бик яхшы. Бәйрәмнең иң мактаулы кунагы - жюри рәисе, "Российская газета"ның баш мөхәррире, Казан дәүләт университетын тәмамлаган Владислав Фронин. Аның тырышлыгы белән конкурсның әһәмияте артты. Татарстанлыларның күбесе өчен "Татмедиа"да чыгучы ММЧ ышанычлы, объектив яңалыклар чыганагы булып тора. Сезнең професиональлек, оперативлык, объективлыккка күп нәрсә бәйле. Һәм сезгә бик зур роль - дәүләтчелекне, әхлакый тотрыклылыкны ныгыту, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, туган тел һәм мәдәниятне саклап калуга лаеклы өлеш кертү бирелгән. Сез моны лаеклы рәвештә үтисез. Сезнең республика, ил өчен әһәмиятле вакыйгаларны - Җиңүнең 70 еллыгы һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын професиональ рәвештә яктыртуыгызгы билгеләп үтмичә кала алмыйм. Сез Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауны яктырту буенча гаять зур эш башкардыгыз", - диде Әсгать Сәфәров.
"Российская газета"ның баш мөхәррире Владислав Фронин сүзләренчә, үз газетаң, телестудия, интернет-басманың тарихын хәтердә тоту бик мөһим. "Татмедиа" башлангычы ярдәмендә сез архивлар, үз чыганакларыгызга мөрәҗәгать иттегез, үзегез өчен күп нәрсә белдегез. Аз гына тиражлы район газетасы бренд була алмый кебек. Әмма сугыш башлану турында язылган номерлар бар. Һәм алар "Правда" һәм башка газеталардан калышмый. Сугыш Мәскәүдә дә, кечкенә генә татар авылында да кайгы иде. Бүгенге көндә әлеге газетада эшләүчеләр хезмәттәшләренең шундый катлаулы шартларда газета чыгарулары белән гоурлана ала. Һәр газетаның үз тарихы. Басманың абруен күп буыннар булдырган, әмма аны начар язма аркасында бер көндә югалтырга мөмкин", - диде Владислав Фронин.
"Просто молоко" ИК башкаручы директоры Елена Панченко да кунакларны сәламләде. "Мин, бу якка күчеп кенә килгән кеше буларак, мондый кызыклы, эчтәлекле репортажлар белән Россиянең бик аз төбәкләре мактала ала дияр идем. Бүген үземнең сезнең белән булуыма горурланам. Компаниябезнең әлеге гаҗәеп проектка ярдәм итүенә сөенәм. Без үзебезнең бренд та кайчан да булса легендар булыр дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Елена Панченко.
"Легендар газета" номинациясендә "Арский вестник" газетасы җиңде. "Чаллы ТВ" ТРК "Легендар телерадиокомпания" булды. "Легендар журнал" номинациясендә "Мәгариф"кә тиңнәр табылмады. "Легендар мультимедиа редакциясе" номинациясендә берьюлы ике җиңүче билгеләнде: "Казанские ведомости" һәм "Түбән Кама телерадиокомпаниясе". Аларга 200 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.