Бүген Татарстан Журналистлар берлеге бинасы каршындагы скверда республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре "Татмедиа" АҖның туган көне көне хөрмәтенә агачлар утыртты.
Чарада газета, журнал, телерадиокомпания редакцияләреннән дистәләгән журналист катнашты. Аларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев, шулай ук "Горводзеленхоз" МУП хезмәткәрләре булышты. "Хәзер республикада Парклар һәм скверлар елы бара һәм без үз өлешебезне әлеге чараны яктырту белән генә кертергә теләмибез. Чыннан да, быел журналистлар бик актив эшләде һәм бу бездән матди ярдәм булып тора. Казан шәһәре хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, без алардан Журналистлар йортын бушка диярлек арендалыйбыз. Шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте һәм "Горводзеленхоз" да булышты", - дип сөйләде Римма Ратникова. Наил Минвәлиев сүзләренчә, хәзерге вакытта агач утырту өчен бик яхшы вакыт. "Гомумән, агач утырту тәкъдиме белән күп кешеләр чыга. Бу зур предприятие хезмәткәрләре дә, журналистилар да, гади шәһәр халкы да. Без бу башлангычны хуплыйбыз", - дип белдерде ул. Бер сәгать эчендә ММЧ вәкилләре 40ка якын чыршы һәм каен утыртты. "Татар-информ" агентлыгы журналисты да үз агачын утыртты. Шул рәвешле, бүген Журналистлар аллеясе төзелде һәм скверны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды.