"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Сайлаулар ММЧ көзгесендә" конкурсы номинациясендә беренче урын алды

2015 елның 9 октябре, җомга

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинглар залында ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын сайлауларны иң яхшы яктыртуга игълан иткән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурска республиканың 65 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 215 материал җибәрелгән. Жюри әгъзалары  төп 3 номинациядә 9 җиңүчене сайлап алган.

"Аңлы сайлау" номинациясендә - сайлаучыларның хокукый культурасы һәм электораль активлыгын арттыруга юнәлдерелгән иң яхшы материал өчен 1нче урынны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы алды. Икенче урында - "Вести Татарстан" ("Татарстан" ДТРК). «Интерфакс-Поволжье» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Александр Кузнецов өченче булды. 

Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинскийга ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән "Татарстан Республикасы Президенты һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкилекле хакимият органнары депутатларын сайлауларны мәгълүмати яктыртуга актив ярдәм күрсәткән өчен, Татарстан Республикасы сайлау системасына керткән шәхси өлеш өчен" Диплом бирелде.

Әйтергә кирәк, "Татар-информ" агентлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән 13 сентябрь бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны яктырту буенча зур күләмле эш башкарылды. Мәгълүмат агентлыгының яңалыклар тасмасында әлеге темага 200дән артык материал чыкты. Хәбәрләр һәр 10 минут саен пәйда булды, өстәвенә, материаллар Татарстанның һәр почмагыннан алынды.  

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Дипломнарына "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, "Идел-пресс" генераль директоры Азат Әскәров, "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәррире Александр Латышев, "Татарстан" ДТРК директоры Фирдус Гыймалтдинов, "Татарстан" ДТРКның радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, бердәм тавыш бирү көнендә бердәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев лаек булды.

 "Сайлаулар, сайлау процессы һәм сайлау законнары турындагы иң аналитик материал" номинациясендә бүләкләрне "ТНВ" телеканалының "7 дней" мәгълүмат-аналитика программасы алды. Икенче урында - "Атна вакыйгалары" газетасы редакциясе, өченче урында - "РБК-Татарстан" мәгълүмат агентлыгы.

"Җирле сайлауларны иң яхшы яктырту"да беренче урынны программа «Столица. Итоги недели» ( «Казань» ТРК) алды. Икенче урында - «Республика Татарстан» газетасы редакциясе. Казан телеканалларының берсендә яңалыклар хезмәте шеф-радакторы Сергей Шерстнев өченче урынга лаек булды.

Журналистларны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бүләкләде. Ул ММЧ вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да хезмәттәшләрен котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International