Иртәгә, 9 октябрьдә, 11.00дә "Татар-информ" агентылыгында Казанда сугыш сәнгате буенча "Татфайт" III Халыкара профессиональ турнир үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов; ТРда Россия Сугыш сәнгате берлеге филиалы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков; "Татфайт" профессиональ сугыш лигасы президенты Рушан Минһаҗев; ТР Панкратион федерациясе башкаручы директоры Рөстәм Зиннәтуллин; тай боксы буенча РФның атказанган спорт мастеры, професионаллар һәм һәвәскәрләр арасында гамәлдәге дөнья чемпионы Артем Левин катнаша.