Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтләр һәм диннәрнең үзара бәйләнешенә кагылышлы сорауларны яктырту буенча республика журналистлар конкурсы игълан ителде.

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтләр һәм диннәрнең үзара бәйләнешенә кагылышлы сорауларны яктырту буенча республика журналистлар конкурсын игълан итте һәм катнашучылардан гаризалар кабул итә башлады. Гаризалар 2015 елның 20 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 йорт, 6 кат, 7 кабинет, ММЧ бүлеге. E-mail: konkurs.k@tatar.ru. Тулырак мәгълүмат белән tatmedia.tatarstan.ru сайтында «Конкурслар» бүлегендә танышып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International