Шәһәр балалары татарча әсәрләр язмый

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә әлеге премиягә дәгъва итүчеләрнең исемлеген яңгыраттылар. Бәйгенең оештыручылары балалар һәм яшүсмерләрдә шагыйрь-язучы талантын ачарга, аларга алга таба да үсәргә мөмкинлек бирү максаты белән яна. 10-17 яшьлек яшь “әдәбиятчы”лар үзләренең талантын дүрт жанрда сынаган. Алар татар һәм рус телләрендәге поэзия һәм проза, эссеистика, автор тәрҗемәләре номинациясендә ярыша. - Бәйгедә катнашу өчен республика балаларыннан барлыгы 500 гариза килгән. Тик аларның 444е генә сайлап алынган, 116 кеше ярымфиналга узган. Нәкъ менә аларның әсәрләре конкурстан соң нәшер ителәчәк альманах битләрендә урын алачак. Былтыргысын без Россия төбәкләре, Татарстан китапханәләренә тараттык. Ул яхшы бәяләмә алды, – дип сөйләде журналистларга “Счастливые истории” балаларга ярдәм итә торган хәйрия фонды директоры Ирина Хөснетдинова. Быел иң актив катнашучылар Әлмәт, Алабуга, Нурлат, Алексеевск районнарыннан булган. Ә гаризалар буенча лидер позициясен быел да Казан бирмәгән. 2015 елда республикабыз башкаласыннан 130 гариза килгән. Кызлар катнашучыларның 80 процентын алып тора. Конкурс барышында әдәбият проблемалары да ачыла. Быел, мәсәлән, балалар тарафыннан язылган әдәби әсәрләрнең темалары бер дә үзгәрмәгән. Күп очракта әзер шигырьләрен җибәрүчеләр дә юк түгел. Бөек Ватан сугышы, экология, дуслык, мәхәббәт, үлем – болар бәйгенең “мәңгелек” темалары. Балалар әсәрләрендә штампларны да бик еш куллана. Әгәр алар үз шигырьләрендә кемнәрнеңдер өзекләрен алырга тели икән, алар классик әдипләребезнең үрнәкләреннән файдалансыннар иде, дигән теләктә оештыручылар. Плагиат проблемасын әйтеп үткән идек инде. Анысы ярты бәла генә икән әле. Чөнки катнашучыларга еш кына әсәрләрне якыннары язып бирә. Һәм, иң кызганычы шул – бу әсәрне дөреслектә кем язганын билгеләү кыен. Шагыйрь, Төркия Язучылар берлеге премиясе лауреаты Рифат Сәлах әйтүенчә, татар телендәге поэзия номинациясе бәйгедә әле беренче ел гына тәкъдим ителгән. - Татар телендәге плагиат әсәрләрне җибәрүчеләрнең саны аз. Шигырь, хикәяләрнең сыйфаты, әлбәттә, сөендерә. Ләкин шул ук вакытта, кайсы авторның әсәрен чын күңеленнән язганы ачык күренә. Шигырь йә бар ул, йә юк. Моннан тыш, шигырь язу техникасы проблемасы да бар. Кызганыч, татар телендәге әсәрләрне күбесенчә авыл-район балалары җибәрә. Казан балалары да әсәрләрен татарча язсын иде дигән теләктә без. БДИны татар телендә бирсәләр, телне дә яхшырак белерләр иде, – дип саный Рифат Сәлах. Бәйге җиңүчеләре билгеләнгәч, алар 11-14 ноябрь көннәрендә Россия һәм Татарстан шагыйрьләре, язучылары белән танышып, аралашачак. Бу көннәрдә балалар өчен әдипләрдән мастер-класс, уеннар, зоологлар белән очрашу да каралган
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International