Иртәгә, 6 октябрьдә 13.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгы (Декабристлар ур., 2 нче йорт, 1нче кат) республиканың төзәтү колонияләрендә тоткыннарны тәрбияләү эшләре оештыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Россия җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Шәмсетдинов һәм Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсенең тоткыннар белән тәрбия эшләре алып бару бүлеге башлыгы Алексей Веряскин журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.