“Күңел радиосы” Мамадыш районы халкы өчен дә сөйли башлады. Республикабызның шактый районнарында яшәүчеләрне үз ташырулары белән сөендергән бу радиостанцияне хәзер “Нократ дулкыннары” ешлыгында да тыңларга мөмкин.
Мамадышта менә инде 13 ел “Нократ дулкыннары” дигән радио эшли. Бу елларда радиостания бер төркем үзгәрешләр кичерә – аның форматы, нигездә, сакланса да, алып баручылар алмашына, яңа тапшырулар барлыкка килә.
- Безнең электән бер партнерыбыз - “Болгар радиосы” бар. Ягъни җирле радиобыз сөйләмәгән вакытта, безнең ешлыкта (103,9 FM) тамашачылар “Болгар радиосы”н тыңлый ала иде. Һәм менә 2015 елдан яңа проект башлап җибәрергә карар кылынды. Район җирлегендәге “Татмедиа” составына кергән радио ешлыгында Чаллының “Күңел радиосы” эшли башлый, - дип сөйләде безгә Светлана Ханова.
Мамадышта “Күңел радиосы”ның эшен башлап җибәрү өчен 1 октябрь көне юкка гына сайланмаган. Светлана Ханова сүзләренчә, бүген Мамадыш журналистлары шул рәвешле өч бәйрәмне - бөтен халык белән бергә Өлкәннәр көнен, “Татмедиа” АҖның туган көнен һәм менә быелдан “Күңел радиосы”ның үз ешлыгында эшли башлавын билгеләп уза.
- Мамадышның җирле радиосы хәзер тәүлегенә дүрт сәгать сөйлиячәк. Эфир вакыты гына үзгәреп калмый, булган тапшыруларның сыйфаты һәм форматына яңалыклар кертелә. Бездә яңа сезон башланды - бик күп яңа шоу, тапшырулар. “Күңел радиосы”ның безгә килүе - ул бүләк. Инде күп еллар эшләгән, радиотыңлаучылар арасында популярлык казанган бу радио Мамадыш халкының да күңеленә хуш килер, дип уйлыйм, - диде Светлана Ханова.
Мәгълүм булганча, «Күңел радиосы” Чаллы шәһәрендә 1997 елда ачылган беренче татар радиосы. Радиода төрледән-төрле тапшырулар әзерләнә. Әлбәттә инде, музыкага, көндәлек хәбәрләргә аерым игътибар бирелә. Кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр, түгәрәк өстәл проектлары да тыңлаучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Шулай ук «Күңел радиосы» коллективы шәһәркүләм фестивальләр, конкурслар оештыра.
Быел август аенда “Күңел”гә 18 яшь тулды.«Күңел радиосы» 67,79 МГц ультракыска дулкыннарында тарала. Бүген аны Чаллы шәһәрендә генә түгел, ә Тукай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Мөслим районнарында да тыңлап була. Узган елда “Күңел”не Саба һәм Биектау районнары да тыңлый башлады. Хәзер радио үз киңлекләрен тагын да арттыра.