Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Уникаль медиахолдингка - 8 ел
2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
«ТАТМЕДИА» АҖ — Татарстан Республикасының зур төбәк медиа компаниясе. Бүген – 1 октябрь көнне дистәләгән матбугат чарасын берләштергән уникаль оешма барлыкка килүгә 8 ел булды. 2006 елда муниципалитетлар федераль закон тарафыннан массакүләм матбугат чараларын гамәлгә куюда чикләнә. Нәтиҗәдә, республикабызда дөнья күргән бер төркем басмаларның хокукый формасы буенча сораулар туа. Татарстанда бу мәсьәләне хәл итүгә бик җитди карыйлар. Шул рәвешле 2007 елның 1 октябрендә Татарстан Президенты указы белән “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оеша. Аның составына элеккеге мунициапаль һәм дәүләт матбугат чаралары керә. - “Татмедиа” командасы алдына куелган бурыч булып ул чорда социаль-мөһим проектларны тормышка ашыру, шәһәр һәм муниципаль басмаларны, телерадиокомпанияләрнең эшен оештыруның яңа формаларын табу торды. Бу формалар максималь дәрәҗәдә базар шартларына туры килергә тиеш иде. Турыдан-туры субсидияләүгә бәйле булмыйча, көндәшлек мохитенә аяк басу һәм республика медиамәйданында җитди урын яулау мөһим иде, - дип искә ала “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов. Аның сүзләренчә, шул рәвешле безнең матбугат чараларын саклап кала алганнар һәм аларның үсешенә яңа импульс бирелгән. Берләштерү хисабына чыгымнар шактый кимегән, аннары керемнәрне дә арттыру мөмкинлеге туган. - Безнең төп максатыбыз – сыйфатлы контент җитештерү. Куелган бурычларны үтәп, без халыкка иҗтимагый-сәяси, мөһим, объектив һәм сыйфатлы мәгълүматны җиткерүгә ирешә алдык. Бу “Татмедиа” компаниясенең төп миссиясе, - ди генераль директор. Республикабызда хәзерге вакытта барлыгы 1043 массакүләм матбугат чарасы исәпләнә, шуларның 223е “Татмедиа” холдингына керә - 98 газета, 16 журнал басыла, 21 телекомпания һәм 13 радиостанция эшли. Барлыгы холдингта 84 филиал исәпләнә. Республика, шәһәр, район газеталары, журналлары, интернет басмалары рус, татар, удмурт, чуаш телләрендә гамәлгә куела. “Татмедиа” АҖ бүген дә бер урында тормый, үсешкә-үзгәрешкә омтыла. Алга таба юнәлешләрне билгеләп, 2017 елга кадәр “Татмедиа” үсеш стратегиясе булдырылган. Өч еллык программада дүрт төп юнәлеш билгеләнгән - аудиторияне арттыру, дәүләт заказын үтәүне яхшырту, монетизацияне арттыру, шулай ук эчке ресурсларны нәтиҗәле файдалану өстенлекле мәсьәләләр рәтендә.
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49253-unikal-mediaholdingka-8-el.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз