Иртәгә, 1 октябрьдә, 10.00дә "Татар-информ" агентлыгында (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) 2015 елгы көзге чакырылыш комиссиясенә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин; Казан гарнизоны хәрби прокуроры, полковник Андрей Сысолятин; Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы, полковник Дмитрий Гурылев катнашачак.