«Татар-информ» агентлыгында «Человек и вера» телерадиопрограммалар фестивале турында сөйлиячәкләр

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
7-9 октябрьдә Казанда«Человек и вера» телерадиопрограммалар һәм телевизион фильмнар Бөтенроссия фестивале уза. Аның максаты - традицион диннәрне популярлаштыру, төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда катнашу. Фестивальне БДТРК оештыра. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза. Иртәгә, 30 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" агентлыгы матбугат конференциясендә "Татарстан" ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов һәм "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Лия Заһидуллина фестиваль турында сөйләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International