"Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясе - "Хезмәткә һәм оборонага әзер"

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Иртәгә, 29 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгы (Декабристлар ур., 2 йорт, 1кат) "Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертүгә багышланган матбугат конференциясе үткәрә. Чарада ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Елена Фролова һәм Татарстан Республикасы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эдуард Иванов катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International