Бу көннәрдә Казанда Кырым делегациясе кунак булды. Милли мәдәни автономияләр, дини оешмалар вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре башкалабызның истәлекле урыннарын күреп кайтты, “Зөя” һәм “Болгар” музей-тыюлыкларында булды. Шулай ук кунакларны Татарстан Иҗтимагый палатасы, Дәүләт Советы, Халыклар дуслыгы йорты, “Патриот” үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бүген Кырым делегациясен Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте кабул итте.