"ТАТМЕДИА"да ветеран-редакторларны хөрмәтләделәр

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Әлеге чарада гаммәви мәгълүмат чараларында элек хезмәт куйган җитәкчеләргә рәхмәт белдерелде. Ветеран-редакторлар өчен ул көнне Казан буйлап экскурсия, тантаналы төшке аш оештырылды һәм бүләкләр дә тапшырылды.

Әлеге шәхесләр Идел буе төбәгендәге иң эре медиакомпания – "ТАТМЕДИА"ның оешуына турыдан-туры өлеш керткән хезмәткәрләр. 2007 елда ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә оешкан компания бүген республика буенча 85 филиалны берләштерә.
 

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелүче ункөнлек алдыннан "ТАТМЕДИА"да оештырылган чарага Татарстанның әйдәп баручы газета һәм журналларын җитәкләгән ветеран-мөхәррирләр чакырулы иде. Алар "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм "ТАТМЕДИА" ширкәте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов белән медиахолдингның бүгенгесе генә түгел, киләчәге хакында да фикер алышты.

 – Без "ТАТМЕДИА"да эшләп лаеклы ялга киткән редакторларны чакырдык, – диде Фәрит Шаһиәхмәтов. – Бу – ветераннарның беренче шундый корылтае. Алар барысы да республика мәдәнияте, медиакиңлек үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр.

Шунысы да игътибарга лаек: ветеран-редакторларның күбесе әле дә матбугат чаралары белән элемтәне өзмәгән, "ТАТМЕДИА" тормышында кайнап яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International