«Татмедиа»да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистларын бүләкләделәр

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген «Татмедиа» АҖ филиаллары директорлары киңәшмәсендә холдинг составындагы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчелеген һәм журналистларын төрле казанышлары өчен бүләкләү тантанасы булды.

«Татар-информ» агентлыгы журналистлары да бүләкләнде. Люция Камалова күпьеллык хезмәте һәм ТР массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына лаек булды, ә рус телендәге яңалыклар редакциясе хәбәрчесе Юлия Ревинага ММЧ өлкәсендә нәтиҗәле намуслы хезмәте өчен Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Журналистларга бүләкне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

Билгеләп үтик, 13 сентябрьдә узган сайлауларда "Татар-информ" МА республикада тавыш бирү барышын яктыртучы төп мәгълүмат ресурсы булды. "Леонид Толчинский һәм аның командасы белән зур эш башкарылды, күп санлы мәгълүмат конференцияләре үткәрелде, мәгълүмат агентлыгы тасмасына йөзләгән хәбәр урнаштырылды, аның берникадәр өлеше Татарстан Республикасы районнарыннан җибәрелгән иде", - дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. Соңгы вакытта барлык матбугат конференцияләрен дә диярлек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздыра, бу аңа һөнәри даирәдә ышаныч зур булуы турында сөйли, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International