«Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде

2015 елның 18 сентябре, җомга
«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла. Оештурычылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Бәйгегә эшләр 2015 елның 1 октяберенә кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты адресы: 420066, Казан, К.Маркс урамы, 38/5, 312,313 кабинетлар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе. Телефоннар: + 7(843) 299-77-17, 236-49-66. Факс: +7(843) 264-63-37. E-mail: konkurs-vkt@mail.ru Тулырак мәгълүмат белән tatmedia.tatarstan.ru сайтында «Конкурслар» бүлегендә танышып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International