Иртәгә, 17 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ бүлекләре тарафыннан электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе үткәрелә.
Анда ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов һәм ТР буенча ЭЭМ Мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүматны саклау үзәге башлыгы Ленар Сәмигуллин катнаша.