Бүген журналистлар теләктәшлеге көне

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Халыкара журналистлар теләктәшлеге көне 1958 елда Бухареста Халыкара журналистлар оешмаларының IV конгрессында гамәлгә кертелгән. Конгрессы депутатлары фикеренчә, бу көнне бөтен ил һәм басма журналистлары дөньяга үзләренең бердәмлеген күрсәтергә тиеш, бигрәк тә үз хокукларын яклау өлкәсендә.

Әлеге халыкара көнне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә 1943 елның 8 сентябрендә Берлинда нацистлар әсирлеккә эләккән чех журналисты, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе, публицист Юлиус Фучикны җәзалап үтергән. Ул хәтта тоткынлыкта да үз һөнәрен калдырмаган һәм «Репортаж с петлей на шее» дигән китабын язарга өлгергән. 1950 елда үлгәннән соң ул әлеге китап өчен Халыкара тынычлык премиясенә лаек була.

Журналистлар теләктәшлеге көнендә традиция буенча бөтен планетада җыелыш һәм конференцияләр уза, анда катнашучылар үзләренең тәҗрибәсе  белән уртаклаша һәм аеруча лаеклыларны билгеләп үтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International