"Татар-информ"да сайлаулар көнендә булачак бәйрәм концерты турында сөйлиләр

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Иртәгә, 8 сентябрьдә, 12.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән гаилә бәйрәменә багышланган матбугат конференциясе була.

Искәртеп узабыз: концерт 13 сентябрь бердәм сайлаулар көнендә Kazan-Arena стадионы янында була. Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары өчен тавыш биргән казанлылар өчен җырчы Елка һәм "Любэ" төркеме чыгыш ясачак, шулай ук бөтен гаилә өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылачак.

ММЧ вәкилләре аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча уза ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International