2015 елның 4 сентябрендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар ур., 2) Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле катнашында суррогат хәмергә каршы көрәшүгә һәм легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактлары буенча республикабызда яшәүчеләрнең “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә багышланган матбугат конференциясе була.