Татарстан Республикасы районнары массакүләм мәгълүмат чаралары арасында антиэкстремистик проблематикасы буенча иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан ителде.
2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы районнары массакүләм мәгълүмат чаралары арасында антиэкстремистик проблематикасы буенча иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте һәм катнашучылардан гаризалар кабул итә башлады. Гаризалар 2015 елның 20 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 йорт, 6 кат, 7 кабинет, ММЧ бүлеге. E-mail: konkurs.k@tatar.ru, "Район конкурсы" дип билгеләп куярга кирәк. Тулырак мәгълүмат белән tatmedia.tatarstan.ru сайтында «Конкурслар» бүлегендә танышып була.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннарын Россия матбугат көне белән котлады.