Россиядә яшәүче халыкларның үзара бәйләнешен һәм милли-мәдәни үсешен иң яхшы яктыртучы журналист һәм ММЧcын билгеләүче әлеге бөтенроссия конкурсы 2008 елдан үткәрелә.
Әлеге конкурска материаллар 1 июль көненнән кабул ителә башлады.
Конкурста 2014 елның 1 августыннан алып 2015 елның 1 августына кадәр басма матбугатта басылган яки эфирга чыккан материаллары булган федераль, региональ һәм этник массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнаша ала.
Материалларга ике махсус жюри бәя бирәчәк. Алар ММЧ арасында иң яхшыларын түбәндәге номинацияләр буенча сайлый: "Телевидение", "Радио", "Басма матбугат", "Интернет", "Балалар һәм яшьләр ММЧ" һәм бу елның махсус номинациясе "Җиңүчеләр милләте: Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел".
Конкурска материаллар 2015 елның 5 сентяберенә кадәр konkurs@nazaccent.ru электрон адресы буенча яисә 125009, Мәскәү, Тверская ур.,7 йорт, а\я 92 "Гильдия межэтнической журналистики", "СМИротворец-2015" адресы буенча кабул ителә.