"Татар-информ"да Республика көне программасы нечкәлекләре хакында сөйлиләр

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 27 августта, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) Республика көненә багышланган "Изге Татарстан һәркемнең йөрәгендә" концерт программасын оештыруга карата матбугат конференциясе була.

Журналистларның сорауларына Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Президент белән бергә" координацион хәрәкәте әгъзасы, ТР Үзиреклеләре үсеш үзәге директоры Анна Синеглазова җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International