"Татар-информ" агентлыгында ялган ОСАГО полисларын таратуга каршы көрәш турында сүз барачак

2015 елның 25 августы, сишәмбе
Иртәгә, 26 августта, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 кат) ялган ОСАГО полисларын таратуга каршы көрәш темасына багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Журналистларның сорауларына Татарстан Иминиятчеләр берлеге президенты Рөстәм Сабиров һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Радик Рамазанов җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International