«Татар-информ» агентлыгында Болгардагы кунакханә комплексына иң яхшы исемгә конкурс турында сөйлиләр

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
20 августта 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 нче кат) Болгарда төзелә торган кунакханә комплексына иң яхшы исемгә конкурс үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уза.
Журналистларның сорауларына “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International