«Күңел» радиосының туган көне

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Шәһәрдә  турыдан-туры эфирда эшләүче татар радиосын ачу идеясен 1997 елда Чаллы шәһәре хакиме Рәфкать Алтынбаев тәкъдим итә. Шуннан соң әлеге идея  тормышка ашырылып,  яңа радио барлыкка килә аңа  ”Күңел“ дигән исем сайлана.

Моннан нәкъ 18 ел элек 1 нче августта  67,79 МГц ультракыска дулкынында»Күңел» сөйли башлый.  Ул Чаллы шәһәренен чыбыклы радиосы базасында булдырыла. Туры эфир студиясе шәһәрдән читтә ”Алтай“ радио һәм телевидение тапшырулар станциясендә урнаша. Радионың җитәкчесе итеп Илдар Төхбәтуллин, иҗади мөхәррире итеп Әгъния Миннебаева билгеләнә. Тапшырулар итрәнге сәгать 7 дән 23 сәгатькә кадәр алып барыла.

Ачылачак радиога эшкә урнашу теләге белән 200 кеше дикторлар бәйгесендә  катнаша. Шулар арасыннана Райнур Вахитов, Сәрия Батуллина, Гөлчәчәк Минһажетдинова, Энҗе Абдуллина, Рузилә Гатиналар радиога алып баручы-диктор булып эшкә алына. Радионың ”Яңалыклар“ бүлегендә Зөлфия Хәмитова, Резидә Шакирова, Энҗе Гәрәева, Марина Минаевалар хезмәт куя башлый.  Беренче тавыш операторлары: Илнар Әскәров, Ринат Гыйззәтуллин, Илшат Әхмәтшин, Алмаз Букин, Рөстәм Әхтәмҗанов, Сергей Елькин булалар.

”Күңел“ радиосын Чаллы шәһәре генә түгел, тирә-яктагы 9 район – Тукай, Алабуга, Тубән Кама, Зәй, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе, Менделеев, Мөслим халкы да тыңлый башлый. Яшь, талантлы коллектив эфирга чыгучы тапшыруларын кызыклы, мавыктыргыч итеп чын күңелдән һәр татар кешесе өчен әзерли. Шунлыктан яңа ачылган радио тиз арада халык мәхәббәтен яулый.

Декабрь аенда радиога яңа тавышлар: Лилия Закирова, Гөлия Хәйдәрва, Зөһрә Фатыйховалар эшкә алына.

Бүгенге көнгә кадәр «Күңел» халык мәхәббәтен югалтмый саклап килде һәм без моның белән чиксез горурланабыз, тыңлаучыларыбызга рәхмәтле.  Безнең киңлекләр дә арта гына бара. Хәзерге вакытта без республикакүләм дәрәжәгә күтәрелдек дисәк тә була. «Күңел»не якын-тирәдәге районнар гына түгел, республиканың Саба, Биектау районнарында FM ешлыгында тыңлыйлар, Шулай ук бүгенге көндә безне Кукмара, Әгерже, Мамадыш, Арча якларында да радиоалгычтан таба алалар. Киләчәккә планнар зурдан һәм без республиканың барлык районнарына да колач жәярбез дип ышанабыз.

Беренче тапкыр  ”Күңел“ радиосы 1 яшен 1998 елда   Яр буе паркы мәйданында билгеләп үтеп, бу Чаллы тарихында якты эз калдырган булса, быел исә шулай ук  Сабантуй мәйданында 18 яшебезне үткәрәчәкбез. 9 нчы август көнне оештырылачак грандиоз тамашага сезне дә көтеп калабыз. «Күңел»нең бүгенгесен тарихка бергәләп языйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International