“Татар-информ” агентлыгында - ялган алкогольгә каршы көрәш турында матбугат конференциясе

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
Иртәгә, 7 августта, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ялган алкогольгә каршы көрәш турында матбугат конференциясе уза.
Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатындәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамов, ТР ЭЭМ ның Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарә бүлеге башлыгы Ринат Акчурин журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International