Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының Казанда 33нче дөньякүләм финалы башлана
2015 елның 5 августы, чәршәмбе
Казан үзен Россиянең спорт башкаласы гына түгел, быел спорт киносы һәм телевидениесе башкаласы ролендә дә сынап карый. 5-10 августта Татарстан Республикасы башкаласында “FICTS Challenge – 2015” спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалы үткәрелә. Италиянең Милан каласында уздырылып килгән финал, беренче тапкыр буларак, Апеннины ярымутравы чикләреннән чыга. Аерым алганда, финалга Россия, Әзербайҗан, Ирак, Төркия, Италия, Бөекбритания, АКШ һәм башка – җәмгысе 31 илдән 100 хезмәт халыкара жюри тарафыннан сайлап алынган, ә Россиянең үзеннән 25 картина финалга чыккан, шул исәптән Татарстан кинематографистларының 6 иҗат җимеше дә. Конкурстан тыш программага исә 20 фильм кертелгән. Фильмнар нинди телдә төшерелгән булса, ә арада татар телендәге хезмәтләр дә бар, - шушы телдә күрсәтелә, ләкин рус теленә субтитрлар белән. Кинода спорт темасы гадәти булмаганга, тамашачы өчен бу кызыклы булыр дип көтелә. Шул рәвешле, 38 секундтан 128 минутка кадәр дәвамлыктагы кино сәнгате үрнәкләренең шушы 100е 9 номинация буенча бәяләнә ”Олимпия уеннары – Олимпия рухы”, “Документаль кино”, “Уен киносы”, “Трансляцияләр һәм яңа технологияләр”, “Спорт һәм җәмгыять”, “Спорт һәм реклама”, “Кино һәм ТВ футбол”, 2 өстәмә – “Спорт анимациясе”, “Спорт һәм шәхес” һәм Гран-при иясе ачыклана. Номинацияләрнең ярдәмче номинацияләре булуын да исәпкә алганда, сүз барышында 40тан артык приз каралуы ачыкланды, шул исәптән ТР Хөкүмәте, кайбер министрлыклары әзерләгәннәре дә була. Жюри рәисе исә – Россия сценаристы, “Чистая победа” фильмы режиссеры Георгий Шенгелия. Спорт киносы һәм телевидениесе форумының 33 нче дөньякүләм финалы Татарстанның үзенчәлекле урынында - Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендә ачык һавада 6 августта тантаналы төстә ачыла. Анда спорт һәм кино йолдызлары катнашуы көтелә. Шулай ук танылган режиссерлар һәм сценаристлар катнашында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр дөньякүләм финал кысаларында үткәрү күздә тотыла. Конкурска алынган хезмәтләр исә “3D PORT Cinema” кинотеатрында ("Ривьера" комплексы) бушлай күрсәтелә (4 кинозалда көненә 5әр-6 шар сеанс). Шулай ук FINA паркында (ул Спортның судагы төрләре сарае белән "Казан Арена" стадионы арасында урнаша) киң экраннан ачык һавада бушлай карап була. Кайсы картина кайчан күрсәтеләсе турында төгәл мәгълүмат, билет алуга заявкалар чемпионатның рәсми сайтында, вконтакте, инстаграм социаль челтәрләрдәге битләрендә урын ала, дип вәгъдәли оештыручылар исеменнән бүгенге сөйләшүдә катнашучылар. Чараның рәсми хэштегы #FICTSKAZAN2015 FICTS Challenge – 2015” спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалын ябу тантанасы 9 августка билгеләнгән. 34 нче дөньякүләм финалның исә Казанда булуы икеле, бу мөмкинлекне Санкт-Петербургка бирү ихтималы зур.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз