Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган “Маяк” газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт сезнең белән янәшә булып, ил өстенә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә күтәрде. Безгә һәрвакыт бердәмлек, ышаныч күрсәткән өчен сезгә дә зур рәхмәт, газета укучыларыбыз! Бүген “Маяк”чылар барлык райондашларга ышаныч баглап, һәркемне әлеге бәйгедә катнашып, район газетасына тавыш бирергә чакыра. Азнакай – барлык юнәлешләрдә дә беренче урыннарны яулаучы төбәк. Ә газета – ул район көзгесе, димәк республикакүләм конкурста беренчелекне яулау Азнакай халкы өчен дә зур әһәмияткә ия булачак.