"Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясенең темасы - мөселман яшьләре форумы

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Иртәгә, 16 июль 11.30да, «Татар-информ»  агентлыгы Мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат конференциясе уздыра. Чара Декабристлар урамы, 2нче йорт (1 каттагы брифинглар залы) адресы буенча үткәрелә.

Журналистларның сорауларына ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова җавап бирәчәк.

Белешмә өчен. 20-16 июльдә Болгар шәһәрендә Татарстан районнары, Россия һәм Кырым төбәкләреннән 100дән артык актив яшьләр җыела. Бер атна дәвамында катнашучылар палаткалар лагеренда яшәячәк һәм алар өчен коммуникатив һәм лидерлык сыйфатларын үстерү буенча күп санлы тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр оештырылачак.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International