Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Дөнья чемпионатының мәдәни программасы турында - Михаил Зотов
2015 елның 15 июле, чәршәмбе
FINA паркында спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары трансляцияләнәчәк Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының мәдәни программасы бай һәм шактый кызыклы. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Михаил Зотов тулырак бәян итте. Аның сүзләренә караганда, чемпионатның мәдәни концепциясе Спорт проектлары Башкарма дирекциясе һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнеп презентацияләнгән. Аның кысаларында казанлылар һәм башкала кунаклары өчен музей фонды эшләячәк. Шулай ук җәйге чорда гадәттә ябыла торган кайбер мәдәни оешмаларның да ишекләре ачык була. Әйтик, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Мастерс” турниры башлануга йөз тотып, тамашачыларны 7 августтан кабул итә башлый. Казан циркы исә 18 июльдән эшләр дип көтелә. Чемпионатның мәдәни программасы кысаларында 7-8 август көннәрендә Казанның “Баскетсхолл” спорт комплексында “Comedy Club Aqua” фестивале уздырыла. Михаил Зотов билгеләп узганча, “Comedy Club” резидентлары Казан өчен эксклюзив программа әзерли. Аерым алганда, 7 августта үткәреләчәк концерт-телевидениегә төшерү барышында Казанда булачак спортчылар, сәхнә йолдызлары катнашыр дип көтелә. Әлеге тамашаны көз көне “ТНТ” телеканалыннан да карап булачак. 8 августта исә “Comedy Club” юмор программасының иң яхшы чыгышларыннан торган фестиваль уздырыла. Шулай да, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданы FINA паркы булачак, дип ассызыклады Спорт проектлары Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары. “Казан Арена” стадионы һәм Спортның су төрләре сарае арасында урнашкан әлеге парк 24 июльдән 16 августка кадәр эшләячәк. Ул көндеге 12дән кичке 10гача көн саен ачык була. 19.00дән 21.00гә тиклем кичке программа каралган. Бу вакытта чемпионатның мәдәни концепциясе кысаларында республиканың, Казанның иң яхшы фестивальләрен тамаша кылырга мөмкин. Аерым алганда, парк кунаклары “Кремлин лайф” заманча сәнгать, “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате, “Сандецкий утарында Jazz” импровизацион музыка фестивальләрен, “La Primavera” оркестры чыгышларын карый алачак. Шулай ук кичке программа кысаларында “Мисс FINA” конкурсын уздыру күздә тотыла. Михаил Зотов әйтүенчә, FINA паркы мәйданында чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарының туры трансляциясен карау мөмкинлеге тудырыла. Тантананы “Казан Арена” стадионының медиафасадыннан һәм парктагы төп сәхнәгә урнаштырылган экраннардан күзәтеп булыр көтелә. Моннан тыш, 10 һәм 16 август көннәрендә биредә “Мастерс” категориясе буенча Дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарын тамаша кылырга мөмкин. “Универсиада паркына керү ярышлар уза торган көнгә алынган билетлар буенча гына ирекле иде. FINA паркы ишекләре исә һәркем өчен ачык була. Парк 20 мең кешене сыйдырырга сәләтле. Урын бөтен кешегә дә җитәчәк”, – дип сөйләде Михаил Зотов. Паркта FINA музее эшләячәк. 2,5 мең кв.метр мәйданда төзелгән агач корылмаларда “Милли ишегаллары” зонасы урнашкан. “Әлеге корылманы төзү белән “Татпотребсоюз” оешмасы шөгыльләнә. “Милли ишегалары” зонасындагы татар, рус, мари һ.б. милләтләрнең агач йортлары ярдәмендә милли төсмерләрне күрсәтәчәкбез”, – диде чыгыш ясаучы. Әлеге зонада 500 кешегә исәпләнгән ресторан эшләячәк. Парк кунаклары өчен биредә кайнар ризык белән туклану мөмкинлеге булдырыла. Шулай ук сувенир продукцияне сатуга аерым мәйдан каралган. “Һөнәрчелек палатасы”нда исә паркка килүчеләрнең осталар ясаган милли сувенирларны сатып алырга мөмкин. Керү урыны янында урнашкан төп сәхнә, парк ачылу белән, көндезге 12дә эшли башлый. Анда төрле уеннар, конкурслар, интерактив бәйгеләр уздыру күздә тотыла.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/15/111335/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2027 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия әсәрләр исемлеге кысаларында бастырырга тәкьдим ителәчәк әсәрләрне кабул итә башлады
Әсәрләр 2026 елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
Сәлимгәрәев: Журналистика - иҗтимагый аңны ныгыту миссиясен дә үти
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
Сәфәров: Мәгълүмат чаралары көн тәртибен генә түгел, иҗтимагый кәефне дә формалаштыра
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.
Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннарын Россия матбугат көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз