Минтимер Шәймиевкә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры бүләк тапшырды

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский белән очрашты.

Татарстанның беренче Президенты шәхсән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективын һәм аның җитәкчесен агентлыкның 25 еллыгы белән котлады, республика һәм илнең мәгълүмат киңлегендә уңышлы һәм конструктив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. “Сез укучыларга республика тормышыннан әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгаларны оператив җиткерәсез һәм үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән зур тарихка эз саласыз”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының заманча Татарстанны булдыру процессын яктыртудагы ролен ассызыклады.

Леонид Толчинский, үз чиратында, агентлык 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары буенча гамәлгә куелды, дип искәртте. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган иде.

Леонид Толчинский мәгълүмати журналистика үсешенә өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиевка агентлык гамәлгә куйган медальне тапшырды.

Искәртеп үтик: ТР Дәүләт Киңәшчесе бу бүләккә лаек беренче зат булды. “Бу медальне яңа мәгълүмати журналистикага, яңа тормыш биргән кеше буларак, Сезгә тапшырырга карар иттек”, - дип ассызыклады агентлык генераль директоры.

Очрашуда Татарстанда мәгълүмати журналистиканың узганы һәм киләчәге, аның үсеш перспективалары турында сүз барды. Татарстанның беренче Президенты агентлык мәгълүмати журналистика өлкәсендә гамәлгә куйган “Көмеш тасма” махсус конкурсы белән дә кызыксынуын белдерде.

Минтимер Шәймиев Леонид Толчинскийга һәм ИА «Татар-информ» МА коллективына сәламәтлек, илһам, яңа иҗади уңышлар, озын имин еллар, тугры укучылар теләде.

Искәртеп үтик: “Татар-информ” МА – әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. 25 ел эчендә Татарстан һәм Идел буе төбәгенең эре гаммәви мәгълүмат чарасы буларак абруй казанган. Гаять зур эш тәҗрибәсе, журналистларның профессиональлеге, Калининградтан алып Владивостокка кадәр үз корреспондентлар челтәре – болар барысы да “Татар-информ” агентлыгына Татарстан, Россия һәм дөнья турында иң тулы һәм хакыйкый мәгълүмат чыганагы буларак ышанган киңкүләм аудитория яуларга мөмкинлек бирде. Көн саен, тәүлегенә 24 сәгать, “Татар-информ” рус телендә 250, татар телендә 40 ка кадәр, шул исәптән оригиналь (рус телендәге версияне кабатламаган үз мәгълүматы, шулай ук Ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латиницада), инглиз телендә 25-30 яңалык урнаштыра.

2014 елдан башлап “Татар-информ” агентлыгы базасында һәм үз көче белән әзерләнәгән «Спорт FM Казань» радиосы эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International