Үзенең 25 еллыгы кысаларында "Татар-информ" агентлыгы "Бөтен дөнья Тукайны укый" проектын тәкъдим итә

2015 елның 10 июле, җомга

25 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Бөтен дөнья Тукайны укый" дигән тагын бер үзенчәлекле проект тәкъдим итә.

Россиядәге милләттәшләребез, шулай ук Австралия, Латвия, Ирландия, Бельгия, Төркиянең татар диапоралары вәкилләре Габдулла Тукайның бөтен дөнья татарларының рәсми булмаган гимнына әверелгән "Туган тел" шигырен чиратлап укыды. Әйтергә кирәк, проектта танылган артистлар да катнашты.

Искәртеп узабыз: агентлыкның 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Татар-информ" планета буйлап атлый" флешмобыүткәрелде. Моннан тыш, Казан журналистлары арасында ике этапта "ГТО-шоу" узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International