Иртәгә, 10 июль сәгать 13.30да "Татар-информ" агентлыгы “Ярдәм” фондының яңа эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе уздыра. Сентябрьдән башлап “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге сукыр, телсез-чукрак кешеләр белән эшләү юнәлешен ача.
“Ярдәм” фонды вице-президенты, “Ярдәм” тернәкләдерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова, “Ярдәм” тернәкләдерү үзәге укытучысы Идрис Хәйретдинов, Әстерхан өлкәсе Татар мәдәниятен үстерү һәм саклау ассоциациясе вәкиле Лирия Кусайманова һәм шагыйрә, “Ярдәм” фонды волонтеры Лилия Сәлахетдинова журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.