"Татар-информ"да Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ нда медицина хезмәте күрсәтү турында матбугат конференциясе була

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Иртәгә 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» МА Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашучыларга һәм кунакларга медицина хезмәте күрсәтү турында матбугат конференциясе үткәрә. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларның сорауларына җавап бирәчәк. Чара Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 каттагы брифинг-залда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International