Фәрит Мөхәммәтшин “Татар-информ” агентлыгын 25 еллыгы белән котлады

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын 25 еллык юбилее белән котлады.

“Вакыт ничек сизелми дә уза! “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына да 25 ел тулган. Әлеге агентлыкны оештыручылар республика җитәкчеләре булды дип саныйм – без агентлык булдыру фикерен актив хупладык. “Татар-информ” 25 ел буе республикабызга хезмәт итә. Биредә белемле, аңлы кешеләр эшли. Аны Римма Ратникова да җитәкләде (ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Т-И искәрмәсе), соңыннан Леонид Толчинский килде. Мин иҗат коллективын искиткеч хезмәтегез белән котлыйм. Озын гомер, зур уңышлар телим. Республикада агентлыкның абруе бик зур”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International