“Татар-информ” агентлыгында спорт киносы һәм телевидениесе чемпионаты турында сөйлиләр

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Иртәгә сәгать 11.00дә “Татар-информ” агентлыгы “33нче дөнья спорт киносы һәм телевидениесе FICTS Challenge-2015 Дөнья чемпионаты финалына әзерлек” темасына матбугат конференциясе үткәрә. Ул “Татмедиа” АҖнең беренче катында узачак.

Матбугат конференциясендә 33нче дөнья спорт киносы һәм телевидениесе Дөнья чемпионаты финалының генераль менеджеры Диана Сәфәрова, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Дөнья финалының программа директоры Анастасия Малькова  чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International