Бүген милләтебезнең абруйлы, затлы басмаларыннан саналган “Мәдәни җомга” газетасы редакциясендә бәйрәм. Коллегаларыбыз газетаның 20 еллыгын билгеләп уза.
Коллективны котларга “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов та килде. Ул редакциянең иҗат һәм техник хезмәткәрләренә Мактау кәгазъләре тапшырды һәм “Мәдәни җомга”ның татар милләте өчен армый-талмый фидакарьләрчә хезмәт итүе хакында бәян итте. “Әдәби газета – безнең горурлыгыбыз. Егерме ел дәвамында үз максатларына ирешә килә. Атна саен әдәби газетаның чыгып торуы – кирәкле мәгълүматны вакытында укучыга җиткерә. Әлеге басма дискуссиялар мәйданчыгы булып та тора. Монда фикер алышулар була, киң колачлы мәдәният тормышы яктыртыла, театр, эстрада хәлләре, спектакльләргә әтрафлы рецензияләр бастырыла. Язучылар басмасы гына түгел, ә республикабызның мәдәни тормышын яктыртып баручы милли басма ул. Сез халыкка мәдәни аң таратучылар! Киләчәктә дә озын-озак еллар эшләргә язсын”, — диде коллегаларыбызны котлап Фәрит Шаһиәхмәтов.
“Татмедиа” җитәкчесе шулай ук егет һәм кызларыбызны интернет киңлекләрендә активрак эшләргә чакырды, “Мәдәни җомга”ны чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребезгә дә юл ярырга өндәде.
“Мәдәни җомга”ның беренче саны 1995 елның 5 июлендә дөнья күргән иде. Республикабызның зыялы татарларына тәгаенләнгән басма буларак игълан ителгән иде ул. Газетаның чишмә башында шагыйрьләребез Зиннур Мансуров, Газинур Моратлар торды. Газета, чыннан да, татарның фикерле шәхесләре өчен аралашу урыны булып тора. Саллы язмалар, саф әдәби телдә нәшер ителү – газетаның абруен күтәрә.
“Мәдәни җомга” газетасының мөхәррире, танылган язучыбыз Вахит ага Имамов:
- Безнең төп бурычыбыз – ана телен саклап калу. Бүген Татарстанда 295 урта мәктәп кенә калган икән, без моңа риза булып, кул чабып утырырга тиеш түгел. Милли мәгарифне ата-ана, мәгариф хезмәткәрләре җилкәсенә генә калдырырга ярамый. Мин дөньяга язучы булып туганмын икән, димәк мин көрәшергә тиеш. Ана теле үлү — милләт үлү! Мин Гаяз Исхакый кисәткән инкыйразны якынайту өчен яшәмим Җир шарында. Җанында милли хис, уй булган кеше моңа ризалашырга тиеш түгел. Без газетабыз битләрендә галимнәребезне дә моңа тартабыз.
Кызганыч, “Мәдәни җомга” чит өлкәләргә таралмый. Бу Россия хөкүмәтенә матбугат кирәкми. Кайчандыр 100әр мең тираж белән чыккан рус басмалары да, бүген 2-3 мең тираж белән генә таратыла. Уйлый белә торган катламны үтерергә кирәкми. Безгә бүген элитаны сакларга кирәк! Әдәби җурнал, “Мәдәни җомга” кебек газеталарны укый торган кеше ул – элита. Безнең милләтнең йөзе булырдайлар фәкать 3 процент кына калган, бүген шул зыялыларга өмет итәргә кирәк!”
“Мәдәни җомга” егерме ел дәвамында татарны борчыган темаларны күтәрде, милли мәсьәләләрне, әдипләребезнең әсәрләрен яктыртып килде. Без аңа киләчәктә дә үз кыйбласына тугры калуын телибез.