“Ялкын” журналы Питрәч бистәсенең “Шатлык” балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм үткәрде.
“Шатлык” балалар йортына бару – “Ялкын” журналы оештырган “Яшьтәшеңә “Ялкын” бүләк ит” акциясенең йомгаклау этабы булды. Акциянең асылы түбәндәгедән гыйбарәт иде: Казанның төрле мәктәпләрендә укучы балалар үз куллары белән брелоклар, алкалар, брошкалар, чәч кыстыргычлар һ.б. әйберләр ясады. Һәркайсы 100 сум торган бу эшләнмәләрне 1 июнь, Бөтендөнья балаларны яклау көнендә, Казан Кремле территориясендә узган бәйрәмдә теләге булган һәркем сатып алды. Редакция әлеге вак-төякләрне сатудан кергән акчага Питрәчнең Балалар йортына алып кайту өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды. Бәйрәмгә әзерләнүдә Казанның 2нче интернат-лицее, Апас районы Каратун мәктәбе, Татарстан китап нәшрияте дә матди ярдәм күрсәтте.
Бәйрәмдә шаян аниматорлар балалар өчен театраль-музыкаль тамаша күрсәтте. Анда малайлар-кызлар үзләре дә катнашты. Шулай ук алар өчен башка кызыклы уен һәм бәйгеләр дә оештырылды. Бәйрәм барышында һәр бала үз кулы белән кәгазь кораб ясап аңа үз теләген язды. Көн ахырында балалар редакция хезмәткәрләре белән бергә бу корабларны Мишә елгасына агызды. Бәйрәм бүләкләреннән кала, һәр бала “Ялкын”нан махсус бүләк – журналның логотибы төшерелгән футболка алды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Питрәч бистәсенең “Шатлык” балалар йортында 3-17 яшьлек 22 бала тәрбияләнә. Аларның кайберләренең әти-әниләре бар. Бу – “Ялкын” журналының әлеге балалар йортында беренче тапкыр гына бәйрәм оештыруы түгел. Редакция шундый бәйрәмне 2013 елда да үткәргән иде инде.
"Intertat.ru" республика электрон газетасы