Җомга, 22 май көнне, 15.00дә «Татар-информ» агентлыгында КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюгановның матбугат конференциясе була.
ММЧ вәкилләре өчен аккредитация бара. Хезмәткәрнең вазифасын, исем-фамилиясен һәм редакциянең телефон номерлары күрсәтелгән гаризаны pr@tatar-inform.ru. электрон адресына җибәрергә кирәк. Матбугат конференциясенә бары журналист таныклыгы белән генә керергә мөмкин.
Белешмә өчен. 21-22 майда Казанда Идел буе федераль округының КПРФ партия активы семинар-киңәшмәсе була. Партия форумын КПРФ ҮК рәисе Геннадий Зюганов җитәкли, аның эшендә КПРФ ҮК Президиумы әгъзалары, 19 төбәк бүлегенең беренче секретарьлары катнашачак.
Моннан тыш, Геннадий Зюгановның эш графигында Татарстан җитәкчеләре, студентлар белән очрашу, Казанның спорт объектларында, WorldSkills Russia III Илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финал ярышларында булу, реставрациядән соң В.И.Ленинның музей-йортын ачу тантанасында катнашу каралган.