Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан, парламентта республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре, журналистлар белән очрашты. Барысы 150 ләп кеше чакырылган иде.
Тантаналы очрашуны ТР парламенты Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова ачып җибәрде. “ТР Дәүләт Советы тарафыннан 1998 елда карар кабул ителгәннән алып Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул вакыттан бирле бу көнне Татарстан Республикасы парламенты җитәкчесе белән очрашулар уздырыла, һәм бу традициягә әйләнде. Әлеге традицияне алга таба да дәвам итәргә кирәк дип саныйм”, - диде ул залга җыелган журналистларга мөрәҗәгать итеп.
“Дөрестән дә, район һәм шәһәр, федерация һәм республика ММЧлары вәкилләре, махсус корреспондентлар, интернет басмалар, язучы, басучы, хата төзәтүче, илтүче, алып баручылар белән очрашу матур гадәткә әйләнде. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне! - дип сүзен башлады Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны котлап. Киләчәктә бу очрашуларны яңа форматта уздырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады һәм мондый очрашуларны Татарстанның эре предприятияләрендә уздырырга мөмкин булуына ишарәләде. – Бүген мәгълүмат кыры искиткеч киң һәм тулы, сез бастырган газеталар укучыга барып җиткәнче, башка ММЧдан ул инде бу хәбәрләрне белеп өлгерергә мөмкин. Ни генә булмасын, Татарстан журналистлары үз урынын тапты дип саныйм. Сез урыннарда, иң беренче чиратта, үз укучыларыбыз өчен кирәк”, - диде ул республикада нәшер ителүче басмаларның эшен бәяләп.
Ул шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең журналистлар өчен елдан-ел ачык булуын да искәртте һәм, мисал буларак, ТР Дәүләт Советының сайтын китерде һәм әлеге сайтның берничә ел эчендә яңартылуын, үсешен ассызыклады. “Закон проекты беренче укылышта кабул ителгәннән соң, без шунда ук сайтка урнаштырабыз һәм сайттан файдаланучылардан дистәләгән тәкъдимнәр алабыз. Алар арасында яхшысы да, начары да, грамоталы һәм грамотасызлары да бар. Әмма без үзебезгә шуннан нәтиҗәләр ясыйбыз һәм җәмәгать фикеренә мониторинг үткәрәбез. Бу өлкәдә без зур адым ясадык дип саныйм”, - диде парламент җитәкчесе. ТР Дәүләт Советына 36 ММЧдан 100 журналистның аккредитация узуын да мөһим факт дип атады ул.
Быел Россиядә Әдәбият, ә Татарстанда исә Парк һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Фәрит Мөхәммәтшин бу темаларга республика ММЧларында күбрәк игътибар бирергә, әлеге темаларны һәрдаим яктыртып барырга өндәде. “Кирәк булган очракта, депутатларга мөрәҗәгать итә аласыз, без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Бай республикабызны тәртипкә китерүдә үз өлешегезне кертегез”, - диде ул.
Сәясәт хакында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Советы җитәкчесе Украина хәлләре, Кырым Республикасының Россиягә кушылганнан соң булган сәяси вакыйгалар, Россиягә карата башка илләрнең мөнәсәбәте хакында фикерләре белән уртаклашты. Ул шулай ук республикада булган икътисади вәзгыять хакында да сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 13 сентябрьдә булачак сайлаулар темасын да читләтеп үтмәде.
Тантанага килүчеләргә Фәрит Мөхәммәтшин ТР парламентының 25 еллыгыннан уздырылачак чаралар хакында да кыскача мәгълүмат бирде. “29-30 май көннәрендә Кытай, Төркия, Төркмәнстан, Кыргызстан, Словения, Европа Советыннан делегатлар килүен көтәбез. Аларга парламентыбызның үсеше, хөкүмәтнең роле һәм урыны хакында сөйләргә уйлыйбыз”, - диде ул. Шулай ук тантанага 5 нче чакырылыштагы барлык депутатларның чакырылачагын, кайбер затларга “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесе тапшырылачагын, бу бүләккә журналистлар да ия булырга мөмкинлеген игълан итте парламент рәисе.
“Радио-телевидение тапшырулары җанлырак итеп ясала, газета-журналлар кызыграк, басмалар тагын да төслерәк итеп чыгарыла, алар мәгълүматка тагын да баерак. Икътисади кыенлыклар булуга да карамастан, сез үз вазыйфагызны тиешле дәрәҗәдә үтисез, халык белән сөйләшү һәм аңа хезмәт итү кебек югары миссияне сез уңыш белән башкарасыз. Моның өчен рәхмәт сезгә, бәйрәмегез белән!” - диде парламент җитәкче журналистларны ТР Матбугаты көне белән котлап.
Форсаттан файдаланып, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашкан тантанага килүчеләр Дәүләт Советы Рәисенә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.
“Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире Венера Якупова: “ТР Журналистлар берлеге “Укучы Татарстан” акциясе игълан итте. Шул акция барышында без укучыларның укымауның сәбәбе тиешле шартлар булмау белән бәйле булуын ачыкладык. Беренчедән, Казанда 4 мең кешегә 1 киоск туры килә, ә, Россия Мәгълүмат министрлыгы кабул иткән стандартлар буенча, 1 мең кешегә 1 киоск туры килергә тиеш. Икенчедән, балалар бакчаларында китапханәләр булдыру каралмаган, - дип борчуын белдерде ул. – Балалар көн дәвамында бакчада тора, әмма китап белән аларның бернинди дә бәйләнеше юк. Өченчедән, район җитәкчеләре китапханәләргә ММЧ яздыру өчен акча бүлеп бирми. Бу мәсьәләләрдә сезнең ярдәм кирәк”, - диде мөхәррир ТР парламенты җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп һәм “Россия почтасы” сәясәтенә карата канәгатьсезлек белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу бик дөрес күтәрелгән мәсьәлә. Аңа мөнәсәбәт объектив та, субъектив та. Яшьләрне, элеккеге кебек, китап укырга мәҗбүр итеп булмый. Ул интернетка керә дә, үзенә кирәк сорауга җавап таба...Почта мәсьәләсе буенча да әйтеп китим. Мин “Почта России” җитәкчесе белән очраштым. Ул миңа почта бүлекчәләрендә банк булдырырга теләвен, почталар акча эшли башлагач кына ММЧга яздыру мәсьәләләрен хәл итәчәген белдерде. Мин бу мәьәләләрне федераль дәрәҗәдә күтәрәчәкмен”, - дип вәгъдә бирде.
“Казан” телекомпаниясе җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова журналистларның хезмәт хаклары мәсьәләсен күтәрде.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ММЧда төрле рекламаларны бирүнең хокукый мәсьәләсен парламент дәрәҗәсендә янә карарга кирәк, дигән үтенеч белән чыкты.
Тантана азагында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин бер төркем ММЧ вәкиленә (алар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар телендәге мәгълүмат редакциясенең баш мөхәррире Миләүшә Низаметдинова да бар) ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын котлау сүзләренә төреп тапшырды.