"Музейда көн һәм төн" темасына матбугат конференциясе

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе, 14 май көнне, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Музейда көн һәм төн" бәйрәменә багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Искәртеп узабыз: 16-17 майда 13.00дән 02.00гә кадәр ТР Милли музее "Музейда көн һәм төн" бәйрәмен үткәрә. Быелгы акциянең рәсми темасы - "Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше". Музей залларында һәм 1 Май мәйданында флешмоб, массакүләм акцияләр, концертлар, мастер-класслар, конкурслар үтәчәк. 

"Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясендә оештыручылар алда көтелгән чаралар хакында тәфсилләбрәк сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International