"Яңа караш" VI Бөтенрусия социаль реклама бәйгесе игълан ителде

2015 елның 3 марты, сишәмбе

VI “Яңа караш”та катнашучыларның эшләре бәйгенең рәсми сайтында -Твойконкурс.рф - 2015 елның 15 июненә кадәр кабул ителәчәк. Социаль реклама бәйгесенең оештыручысы “Яшьләр дөньясы" Төбәкара иҗтимагый фонды талантлы социаль актив яшьләргә хәзерге заман иҗтимагый  проблемаларына үз карашларын күрсәтергә, аларга җәмгыятьнең игътибарын юнәлтергә һәм чишү юлларын тәгъдим итәргә мөмкинлек бирә.

Быел катнашучыларны яңалыклар көтә. Организаторлар бәйге номинацияләре исемлеген киңәйтте – традицион “Социаль плакат” һәм “Социаль видеоролик”тан тыш тагын бер  - “Ирекле номинация” ачылган. Катнашучылар төрле социаль тематикага эшләрен урнаштыра алалар, мәсәлән: Бөек Җиңүнең 70-еллыгы, яшьләр, ришвәтчелек, экология, сәламәтлек, спорт, толерантлык, куркынычсызлык, мәдәният, тарих, хокук тәртибе, мәгариф, гаилә, һөнәр, мәхәббәт һ.б.

Иҗадый бәйгедә Русия Федерациясенең барлык регионнарыннан һәм башка илләрдән 14-30 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре 2015 елның сентябрендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International