9 мартта "Яңа гасыр" телеканалында «Җиңү» акциясенә ярдәм итү телемарафоны узачак

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
“Җиңү” фонды счетына шәхси кешеләрдән, шулай ук республика предприятиеләреннән килгән акчалар ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл эшчеләренең мөһим ихтыяҗлары өчен биреләчәк. 9 мартта "Яңа гасыр" телеканалы эфирында 9:00-11:00, 15:00-17:00 һәм 19:00-20:00 сәгатьтә “Җиңү балкышы” телемарафоны кысаларында телевизор караучылар сугышта катнашучыларның тере хатирәләре, шулай ук сугышның әлегәчә мәгълүм булмаган яңа фактлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынлаштырган тыл хезмәтчәннәре турында хикәяләр тыңлый алачак. Телемарафон кунаклары ветераннарга күрсәтелә торган ярдәм, фонд тарафыннан җыелган акчаларның нәрсә өчен тотылачагы турында сөйләячәкләр. Шулай ук республикада яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү ничек башкарыла, Бөек Ватан сугышында чорында совет халкының каһарманлыгы турындагы хатирәләр ничек саклана, сугыш узган җирләрдә эзләү эшләре ничек алып барыла, Татарстан Республикасы Хәтер Китабы ничек тулыландырыла кебек сорауларга җавап бирәчәкләр.

Хәйрия ярдәмен әлеге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды

420124, Казан ш., Меридианная ур, 1а

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

Корреспондент счеты: 30101810000000000805

Түләүнең билгеләнеше: “Победа” хәйрия акциясенә ирекле ярдәм”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International