“МедиаПокорение” VI Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале Чаллыда узачак

2015 елның 27 феврале, җомга
24 мартта Яр Чаллыда VI Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале узачак, ул яшь журналистларның тәҗрибә һәм белем алуларына, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр ММЧ үсешенә юнәлгән. Фестивальдә яңа гына яза башлаучы журналистлар, мәктәп һәм студентларның газета редакцияләре катнаша алалар. Сайлау өч яшь категориясендә: “Кече” (13 яшькә кадәр), “Урта” (14-17 яшь), “Олы” (18-22 яшь) һәм 18 номинациядә башкарыла, шулар арасында: “Җиңү Көне турында иң яхшы публикация”, “Фестиваль ачылышы”, “Иң яхшы сайт”, “Группаны социаль челтәрдә иң яхшы күтәрү эше” һ.б. Фестиваль турында өстәмә мәгълүматны “Вконтакте” vk.com/mediapokorenie группасында һәм түбәндәге телефоннар буенча белә аласыз:

(8552) 38-47-98 (8.00 дән 17.00 гә кадәр);

8-965-618-84-43 – җаваплы сәркатип Римма Равил кызы Мөхәммәтҗанова;

8-927-046-51-57 – техник сәркатип  Наталья Леонид кызы Фесянова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International