Яшьләр ММЧ журналистлары "Татар-информ" агентлыгында булды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстанның яшьләр ММЧлары җитәкчеләре, журналистлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булды. Аларга агентлык эше турында "Татар-информ" МА генераль директоры Леонид Толчинский сөйләде.

Бу сәфәр ТР яшьләр ММЧлары форумы кысаларында узды, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Иҗади яшьләр академиясе ярдәме белән "Инфопоток" проекты кысаларында үткәрелә. Чарада Татарстанның 19 районы яшьләр һәм студентлар ММЧларыннан 70ләп җитәкче һәм җитәкче урынбасарлары катнаша.

Леонид Толчинский форумда катнашучыларга агентлык эшчәнлеге турында сөйләде һәм, кыенлыкарга карамастан, журналистларның эше кызыклы, диде. Үз чиратларында, студентлар һәм укучылар "Татар-информ" агентлыгы җитәкчесеннән бүгенге көндә журналистикада нинди трендларның актуаль булуы белән кызыксынды. "Бүген интернетта җиңү - ул технологияләрдә җиңү", - дип ассызыклады Л.Толчинский.

Агентлыкның хәбәрчеләр пунктлары турында сөйләгәндә, Леонид Толчинский хәзерге вакытта үз хәбәрчеләрнең Татарстан районнарында, Россия төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә эшләвен билгеләп үтте. "Татар-информ"ның үз хәбәрчеләре Донецкида һәм Киевта да эшли.

Очрашу кысаларында журналистлар брифинглар залы, агентлыкның ньюсрумы һәм офисның техник мөмкинлекләре белән танышты.

Искәртеп узабыз: “Татар-информ”  - соңгы 20 елдан артык вакыт эчендә Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең эре ММЧ буларак абруй казанган, ТРда әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. Гаять зур эш тәҗрибәсе туплаган агентлыкта профессиональ журналистлар эшли, Калининградтан алып Владивостокка кадәр, шулай ук Төркиядә үз корреспондентлары бар. Бу исә “Татар-информ”га үзенә Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда барган вакыйгалар турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирүче буларак киң һәм абруйлы аудитория яулау мөмкинлеге бирә. 

Көн саен һәм тәүлегенә 24 сәгать буена “Татар-информ” рус телендә 250гә, татар телендә 40ка кадәр (татар телендә үзлектән әзерләнгән һәм тәрҗемә ителгән материаллар, шулай ук ерак чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен латин графикасында бирелә), инглиз телендә 25-30лап мәгълүмат әзерли. Тулаем агентлыкның аена 1 млн. тирәсе материалы укыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International