«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 15-еллыгына багышланган матбугат конференциясе

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
26 февраль 11.00 сәгатьтә XIV «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале узуына багышланган матбугат конференциясе була. Матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар ур., 2) узачак.

Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова катнашуы көтелә.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша узарга мөмкин.

Искәртеп үтәбез: быел “Созвездие − Йолдызлык” фестивале үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Аның сайлап алу турлары 12 гыйнварда ук башланып китте һәм 3 ай дәвам итәчәк. Йомгаклау концертын 25 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уздыру ниятләнә. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International