Иртәгә, 24 февраль 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Җәзаларны үтәү федераль хезмәте территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын урнаштыру” темасына матбугат конференциясе була. Шул уңайдан Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендәге буш урыннарны кече һәм урта эшмәкәрлек җитештерү көчләрен урнаштыру өчен куллану сораулары буенча республика муниципаль берәмлекләрендә “Роуд-шоу” үткәрү темасы да каралачак. Журналистларның сорауларына Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Шабалин һәм “Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Дилүс Шәвәлиев җавап бирәчәк.