Россия почтасы вакытыннан алда 2014 елныкыннан түбәнрәк бәяләр буенча Бөтенроссия язылу декадасын үткәрәчәк

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

26 феральдән 7 мартка кадәр Россия Почтасы клиентлары үзләренең яраткан басмаларына 2014 ел бәяләреннән түбәнрәк булган бәяләр буенча языла алачаклар. Язылу декадасында үзләренең укучыларына былтыргы бәядән ташлама бирүче федераль һәм региональ ММЧ катнашачак. Аларга өстәп Россия Почтасы шулай ук бәяне төшерәчәк: федераль басмаларга 5%ка, региональ һәм җирле ММЧ өчен 10 %ка.

Илнең барлык почта бүлекләрендә укучылар махсус язылу шартлары турында мәгълүмат ала яки яраткан басмаларына языла алачаклар. Почтада Язылу декадасында катнашкан газета һәм журналлар тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International