Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары Россия Үзәк сайлау комиссиясе конкурслары лауреатлары булды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 2015 елдагы беренче утырышында Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең 2014 елда сайлаулар, сайлаулар турында законлылык һәм физик  яктан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү темаларын иң яхшы яктырту бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән тантаналы бүләкләү чарасы узды. Татарстаннан ике массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре Бөтенроссия конкурслары лауреатлары булды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе карары белән “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы сайлаулар һәм сайлаулар турында законлылык темаларын актив яктырткан өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Рәхмәт хатына лаек булды. Инвалидлыкка ия булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү белән бәйле темаларны иң яхшы яктырту массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә беренче урын “Моя газета. Татарстан” басмасына бирелде, дип хәбәр ителә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International